Катнаш система буенча

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт Советы республика парламентына V чакырылыш депутатларын сайлау вакытын 2014 елның 14 сентябренә билгеләде.

 

Русиядә сайлау системасы­на кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, сайлау турын­да законнарга кагылышлы кай­бер үзгәрешләр Татарстанда да кертелде. Бу юлы респу­блика парламентына сайлау инде катнаш система буенча үткәреләчәк. Анда сайланырга тиешле 100 депутатның 50се – партия исемлекләре буенча, ә калган 50се – бер мандатлы округлардан сайланачак. Сәяси партияләргә парламентка үтү өчен куелган киртә дә хәзер 5 процент кына итеп калдырыла (элек ул 7 процент иде). Депутатлыкка кандидатларны һәм кандидатлар исемлеген теркәүдә дә кайбер үзгәрешләр булуы мәгълүм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International