3 июль – ЮХИДИ хезмәткәрләре көне

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйм, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм!

Көннән-көн техника арткан, яше дә, карты да руль артына утырган заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез. Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме – сез һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйсыз, халык арасында агарту эшләре алып барасыз. Юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен көчегезне кызганмыйсыз.

 

Киләчәктә дә юллардагы җәяүлеләр һәм шоферларның иминлеген кайгыртырсыз дип ышанам. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык һәм аяз күк йөзе телим.

Һөнәри бәйрәмегез мөбарәк булсын!
 
 
Фаил КАМАЕВ, муниципаль район башлыгы.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International