Пенсия фонды сайтында шәхси мәгълүматларны табып була

2014 елның 1 июле, сишәмбе
 

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге пилот режимында “Иминиятләшкән гражданнарның шәхси кабинеты” дигән яңа электрон хезмәт күрсәтә башлады.

 
 
Яңа сервис кысаларында:
 
 

- һәр гражданин үзенең 2002 елның 1 гыйнварына кадәр хезмәт стажын карый ала;

 
 

-пенсия алучылар үзләренең пенсия күләме хакындагы мәгълүмат белән таныша ала;

 
 

-ана капиталына ия булучыларга аның күләме хакында белешмә бирелә.

 
 

Сервис РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге сайтында www.pfrrt.ru урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International