Россиядә Го уены дәресләре укыта башламакчылар

2014 елның 1 июле, сишәмбе

Кытайда Го факультетын тәмамлаган яшьләр үзен, туганнарын, якыннарын тәэмин итәрлек, онык-оныкчыкларына җитәрлек акча эшли ала. Казанда “Татмедиа” бинасында узган очрашуда Россия Го федерациясе Президенты Максим Волков Россия балаларына Кытайдагы кебек Го дәресләре кертү эшләре баруы турында сөйләде.

 
 
 

Дөньда, бигрәк тә Азия илләрендә иң катлаулы интеллектуаль Го уены киң таралыш тапкан. Бүгенге көндә аны 60 миллионлап кеше уйнаганлыгы билгеле. Әмма Россиядә бу төр уен турында ишетүчеләр сирәк. Го уены безнең илгә Бөек Ватан сугышы елларыннан соң кереп китсә дә, 1970 елларда гына киң таралып китә. Ә тарих сәхифәләренә күз салсак, моннан 4 мең еллар элек Го уены турында Конфуций язып калдырган.

 
 
 

Бүгенге көндә, Го уеннары бөтен дөнья күләмендә уздырыла. Ә 28-29 июнь көннәрендә хатын-кызлар арасында Го буенча Европа Чемпионатын Казанда уздырырга җыеналар. Журналистлар белән очрашуга килгән Россия Го федерациясе Президенты Максим Волков Татарстан башкаласында күптән булмавын, ә хәзер килеп шаккатканын белдерде. “Юкка гына әлеге шәһәрне сайламадык. Сездә күрсәтер нәрсә бар. Казан күп кенә дөньякүләм танылган Гочылар тәрбияләгән төбәк тә”, - дип ассызыклап узды ул.

 
 
 

Шунысын да искәртергә кирәк, Казан Го мәктәбе Европада иң көчлеләрдән санала. Татарстанның Шахмат федерациясе вәкиле мәгълүматларына караганда, җирле проблемаларның берсе - Казанда Го буенча тренерлар җитешми. Әлеге мөрәҗәгатен ул Максим Волковка юллады. М.Волков сүзләренә караганда, бүгенге көндә Кытай университетында Го факультеты эшли. Федерация җитәкчесе әлеге тәҗрибәне Россиядә дә кертергә теләвен һәм әлеге максатта инде күпмедер эш башкарылганлыгын сөйләде. Шулай ук Максим Волков уен дәресләрен спорт академияләрендә укытырга теләүләрен һәм тренерларның квалификациясен күтәрү мәктәпләренә кертеләчәген хәбәр итте. Бу очракта, дипломлы белгечләр әзерләп, Го буенча тренерлар әзерләү мәсьәләсе хәл ителәчәк.

 
 
 

Очрашуда катнашкан Го буенча Германия чемпионкасы Марц Мануэлла инглиз телендә журналистлар алдында чыгыш ясады. Әмма камил инглиз телен аңлап “җитешә” алмаганнар өчен тәрҗемәче булмаганлыктан, Марц туташның әйтергә теләгән фикерләрен аңлаучы сирәк булгандыр. Кыска вакытлы аңлашудан соң, Германия чемпионының Го уенын 5 минутта аңлатып бирергә теләве ачыкланды, әмма тылмач хезмәте күрсәтүче булмаганлыктан, ул да уеннан кире кайтты.

 
 
 

Марц Мануэладан аермалы буларак, Корея Го ассоциациясе вәкиле Сам Джо Чун рус телен яхшы гына белә булып чыкты. Аңа Казан бик ошый. Универсиада вакытында күпчелек кореялеләр Универсиада уеннарын караган һәм Казан белән кызыксына башлаган. Сам Джо Чун да Татарстан башкаласын тиешле дәрәҗәдә уздыра алырлык иң матур, уңайлы шәһәр дип саный.

 
 
 

Журналистлар кызыксынса да, очрашуга килүчеләр уенның нидән гыйбарәт булуын гади тел белән аңлатып торуны кирәк дип тапмады. Кызыксынган кешеләрне, иртәгә, Казанның Һади Такташ урамындагы Regatta Hotel кунакханәсенә чакырып калдылар.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/33115-rossiyad%D3%99-go-uenyi-d%D3%99resl%D3%99re-ukyita-bashlamakchyilar-video.html
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International