Авылда киленне хәзер вертолетта алып кайтып күрсәтәләр

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

Балык Бистәсе районының Яншык авылында истә калырлык вакыйга булды. Яншыклыларның 32 яшьлек якташлары Линар Шәмәгъсумов туганнарына һәм авылдашларына киленне вертолетта алып кайтып күрсәтте. Бу хәлне күзәтергә авылның олысы да, кечесе дә җыелды. Берәр сәгать булганнан соң, алар авылдашлары белән матур гына саубуллашып, Казанда узачак туйга кузгалдылар, дип белдерә районның “Авыл офыклары” басмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International