“Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән изге Рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм!
Мөхтәрәм җәмәгать, барчабызга мәгълүм: исламның биш баганасы бар. Биш багана ул - Аллаһка һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмгә шаһитлык китерү; намаз уку; зәкят бирү; хаҗ кылу һәм ураза тоту. Рамазан аенда менә шушы биш багананың берсен үтәргә, ягъни ураза тотарга мөмкинлек бирелгән.
Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез шаять тәкъва булырсыз?” (Коръән. Бәкарә сүрәсе, 183 аять).
Мөселманнар өчен фарыз булган уразаның хикмәте нидә соң? Аллаһ: “Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен һәм ул уннан алып җитмеш тапкырга кадәр артыр. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен”, – дип әмер итте. Бу хакта Пәйгамбәребез хәдисендә язылган. Без бары Аллаһы Тәгаләгә ният итеп, ураза тотабыз. Гөнаһларны кичерүне сорап догалар укыйбыз. Раббыбыз кылган уразаларыбызны, догаларыбызны кабуллардан кылса иде.
Ураза – нигъмәтләр өчен шөкер итү вакыты да. Без бүгенге көндә, Аллага шөкер, бик матур һәм бай заманда яшибез. Аллага шөкер, ашарыбызга төрледән–төрле ризык, киенергә төрледән-төрле кием бар. Аллага шөкер, динебез үсә, иманлы бәндәләребез арта тора.
Шул ук вакытта Рамазан - мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә торган ай да. Арабызда бер-ике җылы сүз өмет иткән әбиләр, бабайлар яши, авыру сабыйлар һәм мөшкел хәлдә калган мохтаҗлар бар. Туганнар, күршеләр арасында ярдәм кирәк булганнар очрый. Әгәр без бер-беребезне кызганмасак, Аллаһ та безне кызганмас. Пәйгамбәребез әйткән: “Башкаларга мәрхәмәтле булган бәндәгә Раббыбыз да мәрхәмәтле булыр”, - дигән.
Рамазан айларында мәрхәмәтле эшләрдә берләшергә язсын, тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде. Амин”.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә шул хакта әйтелә.