Югары Идел һәм Урта Идел буе циклонына чыгу белән бәйле рәвештә, 28-29 июньдә Татарстан Республикасында һава шартлары сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Шулай итеп, 28 июньдә яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан 24 м/с кадәр тизлектә җил. Иң югары температура 18-23 градус, көнчыгышта – 28 градуска кадәр җылы.