Роберт Миннуллин – Марий Элның атказанган мәдәният хезмәткәре

2014 елның 27 июне, җомга

Ул мондый бүләккә татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклап калу һәм үстерү эшенә керткән шәхси хезмәтләре өчен лаек

 
 

Марий Эл Республикасы башлыгы Указы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга “Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Әлеге дәүләт бүләген депутатка Йошкар-Ола шәһәрендә 21 июнь көнне уздырылган Сабан туе бәйрәме вакытында республика җитәкчесе Леонид Маркелов тапшырды. Роберт Миңнуллин шулай ук Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде. Әлеге республика парламенты җитәкчесе Юрий Минаков карарында әйтелгәнчә, Татарстанның халык шагыйре мондый бүләккә Марий Эл Республикасында яшәүче татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклап калу һәм үстерү эшенә керткән шәхси хезмәтләре өчен лаек булды.

 

ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шул хакта хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International