Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында «Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе» темасына халыкара фәнни–гамәли конференция үткәрелде. Чараны оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис.Тарих институты.
Конференцияне ТР ФА вице–президенты, ТР ФА Ш.Мәрҗани ис.Тарих инстиуты директоры Рафаил Хәкимов ачып, сәламләү өчен сүзне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка бирде. Ул делегатларны шушы мөһим чарада катнашулары белән котлады, мондый конференцияләрнең ил күләмендә дә мөһим булуын ассызыклады. «Һәрбер шундый җыен - Сабан туемы ул, дин әһелләре, татар яшьләре форумы мы, яисә эшмәкәрләрме - алар безгә барысы да кирәк. Чөнки, мондый чаралар халкыбызны берләштерә, башка милләт вәкилләре белән дә дус–тату яшәүгә мөмкинлекләр тудыра. Ә инде бу конференциянең темасы ук әйтеп тора: без барыбыз да татар авыллары һәм мәхәлләләренең тарихын өйрәнү һәм тергезү өстендә эшебезне югары дәрәҗәгә җиткерергә тиешбез», – диде Р.Закиров.
Халыкара конференциядә ике секция эшли. Беренче секция «Тарихи гореф – гадәтләр һәм татар мәхәлләсенең бүгенге көндә үсеше» темасына Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров җитәкчелегендә эшләсә, икенче утырыш «Россия Федерациясендә урнашкан татар авылларының тарихын, мәдәниятен өйрәнү буенча перспективалар һәм мәсьләләр» исеме белән тарихчылар Дамир Исхаков һәм Радик Салихов җитәкчелегендә уза. Бу секцияләрдә галимнәр үзләрен борчыган сорауларга чишү юлларын эзли, яңа проектлар буенча фикер алыша.
Конференциядә Татарстаннан, Россия Федерациясенең Тубыл, Уфа шәһәрләреннән, Чувашия Республикасыннан, Төркия һәм Финляндия кебек ерак чит илләрдән галимнәр катнаша.
Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессыннан Гөлүсә Низаметдинова хәбәр итә.