Быел икенче тапкыр республикакүләм ифтар ашы оештырыла

2014 елның 27 июне, җомга

Иртәгә, 28 нче июньнән изге Рамазан ае башлана. Ай дәвамында барча мөэмин-мөселманнар, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ният кылып, Ураза тотарга тиеш.

 

Республикада күпләп ифтар ашлары уздырылачак. 8 нче июльдә исә, икенче мәртәбә республика ифтары оештырылачак. Бу хакта бүген Казанда Кол Шәриф мәчетендә үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

 

Аның сүзләренә караганда, “Казан-Арена” стадионы холлында узачак ифтарда якынча 3 меңгә якын кеше катнашуы фаразлана. Җәмәгать намазы да шунда укыла. “Республикакүләм ифтарның беренчесе 2011 нче елда уздырылган иде. Берникадәр тәнәфес булса да, хәзер алга таба бу традиция ел саен дәвам итәр дип уйлыйбыз”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти әйтүенчә, Ифтар ашында Кырымның Бакчасарай шәһәре ятимнәренә ярдәм йөзеннән, хәер җыю планлаштырыла.

 

Шулай итеп, быел Ураза гаете 28 нче июльгә туры килә. Корбан бәйрәме исә 4 нче октябрьгә билгеләнгән.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International