Авыл халкына олы бүләк.

2014 елның 27 июне, җомга
 26 июнь көнне Чалманарат авылы мәдәният йортында Минзәлә татар дәүләт драма театры Котдус Ситдиковның " Буйдаклар "  исемле 2 бүлектән торган музыкаль комедиясен күрсәттеләр. Заманча, эчтәлекле, тәрбияви шул ук вакытта бик тә гыйбрәтле  Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнә әсәрен күрсәтте. Тамашачы бик җылы кабул иттеләр. Фагил Бариев Абил улы җитәкчелегендә " Наратлы " хуҗалыгы иганәче булып авыл халкына матур ял бүләк итте. Бу көнне һәркем  мәдәният йортыннан рухи азык алып Минзәлә татар дәүләт драма театрына һәм Фагил  Абил улы Бариевка олы рәхмәтләрен әйтеп таралдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International