Сыйфатсыз ягулык сатучылар арасында актанышлылар да бар

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Автоягулык станцияләренең кара исемлеге төзелгән. ТЭР рациональ файдалану идарәсе тарафыннан 12 майдан 12 июньгә кадәр уздырылган тикшерү нәтиҗәсе буенча аңа бензин һәм дизель ягулыгы сатучы 37 нокта кертелгән.

 

Белгечләр ай дәвамында барлыгы 534 АЗСтан һәм 16 нефть базасыннан 1239 проба алганнар. Бүген 1114 пробага анализ ясалган. Аларның 37 сенең ГОСТ таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган. Төгәлрәк әйткәндә, 22 бензин һәм 15 дизель пробасы. Анализ пробаларда күпчелек күкерт күрсәткеченең югары булуын күрсәткән. Алай да тикшерү узган ел белән чагыштырганда сыйфатсыз ягулыкның азая баруын күрсәткән. Кара исемлектә  4 Актаныш фирмасы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International