10 июньнән 20 июньгә кадәр “Мотоцикл” ункөнлеге үткәрелде. Автоинспекторлар участок вәкилләре белән берлектә даими рейдлар үткәрделәр. Бу көннәрдә барлыгы 13 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган мотоциклчы тоткарланды. Шуларның 8енең мотоцикл йөртү хокукын бирүче таныклыгы юк, 10сы мотошлемсыз юлга чыккан. 13 мотоцикл автостоянкага куелган. Мотоцикл белән идарә итү өчен “М” категорияле таныклык алырга кирәк.