Татарстанда халыктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очраклар турында мәгълүматларны кабул итү системасын булдыру турында сүз бара

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
 

Илдар Халиков “Халык инспекторы” системасын эшләү идеясен хуплады

 

Татарстанда халыктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очраклар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүматлар җыя торган “Халык инспекторы” системасы булдырыла. Кичә бу проект ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковка тәкъдир ителде.

 

“Электронный документооборот- Сервис” ҖЧҖ генераль директоры Тимур Якубов хәбәр иткәнчә, бу проект буенча гражданнарга үз видеотеркәгечлренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракларны, юл-транспорт һәлакәтләрен теркәп, ЮХИДИгә җибәрү мөмкинлеген булдыру уйланыла.

 

Мәгълүматларны эшкәртү өчен махсус автоматлаштырылган система булдырыла. Мәгълүматларны карау нәтиҗәләре буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тиешле административ карарлар чыгара ала.

 

Илдар Халиков “Халык инспекторы” системасын эшләү идеясен хуплады. “Бу бик яхшы идея, һәм мин ышанам, сез бөтен авырлыкларны җиңеп, аны гамәлгә ашыра алырсыз”, - дип белдерде ул. Һәм системаны гамәлгә кертү өчен Хөкүмәт тарафыннан тиешле ярдәм булыр, диде.

 
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International