Уяу бул!

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

26 нчы июнь көнне дөнья җәмәгатьчелеге наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп уза. Әлеге дөньякүләм вакыйга уңаеннан Актаныш балалар үзәк китапханәсендә  “Уяу бул!” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Китапханәгә килгән балалар белән күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү уздырылды һәм “Наркотикка синең карашың?” дигән анкета сорауларына җаваплар алынды.
           Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Әлеге мәсьәлә буенча зур күләмдә мәгълүмат туплаган үзәк балалар  китапханәсе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә мөһим роль уйный. Бу  глобаль проблеманы хәл иткәндә барлык җәмәгатьчелек белән берлектә тырышып кына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
            Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, наркотиклар куллану белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокукый җәһәтләрне тасвирлаган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар,  шулай ук әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан матур әдәбият әсәрләре дә урын алды.
Күргәзмә ай ахырына кадәр торачак.






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International