Әтәс авылы сабантуе урынында 28 июнь көнне 11 сәгатьтә “Моңнар кайтсын авылга” исемле җырлы-моңлы тамаша була. Анда Әтәс авыл җирлегеннән чыккан җырчылар, сәнгать сөючеләр белән күңелле очрашу көтелә. Әлеге чара күренекле композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Нәгыймовны искә алу чарасы да булып тора.