Үзйөрешле машиналардан һәм техниканың башка төрләреннән файдалануның иминлеген тәэмин итү максатында, шулай ук кешеләр җәрәхәтләнүен һәм һәлак булу очракларын мөмкин кадәр киметү өчен Гостехнадзор идарәсе Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә 9 нан 30 июньгә кадәр “Трактор-прицеп“ шартлы исеме астында операция оештыра.
Күп төрле техниканы колачлый алсын өчен ул машиналарның басуларга массакүләм чыгуы чорында үткәрелә. Гостехнадзор һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тракторлар һәм аларның тагылмаларының теркәлүен, дәүләт техник каравы үтүен, механизаторларның әлеге категория машиналар белән идарә итүгә рөхсәте булуын тикшерәләр.
- Халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыру бару үз чагылышын шәхси милектә булган транспорт чараларының артуында ук күзәтелә. Бугенге көндә районда 745 транспорт һәм 222 тагылышлы арбалар исәпләнә. Техника карауга шуларның 616 сы куелды. Чалманарат,Уразай,Т-Суксу, Теләкәй,Мәсәде авыл җирлекләре бу чарада актив катнашса, Әтәс,Усы,Аккүз,Аеш,Яхшый авыл җирлекләрендә бу эшкэ җавапсыз карадылар
Кызганычка каршы, бар кеше дә юлларда иминлек чараларын үтәми. Шәхси үзйөрешле машина хуҗалары аерым игътибарга лаек. Аларның кайберләре аңлы төстә дәүләт теркәвеннән һәм техниканы карауга бирүдән читләшәләр, - дип аңлатма бирә Гостехнадзорның Актаныш районы бүлеге начальнигы Илдус Хәкимов. – Узган атна эчендә генә дә тиешле таләпләр үтәми юлга чыккан 5 гражданга административ чара курелде. Шулай ук, 2 инженер-техник хезмәткәр штрафка тартылды.Исегезгә төшерәм, бозулар өчен штраф суммасы шактый артты. Мәсәлән, дәүләт билгеләре булмаган транспорт чарасы белән идарә итү йөртүчегә 5000 сумга яки 1-3 айга хокуклардан мәхрүм итүгә төшә. Исерек хәлдә яки хокуклары булмаган йөртүчеләргә идарә итәргә рөхсәт биргән вазифаи затларга 20000 сум күләмендә штраф салына.
.jpg)