Яшүсмерләр өчен «ышаныч телефоны» эшли

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Балалар мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, авыр хәлдә калган яшүсмерләргә ярдәм итү фонды реклама-мәгълүмат кампаниясе үткәрә. Аның кысаларында бердәм бөтенроссия ышаныч телефоннары эшләве турында хәбәр итү, яшүсмерләргә аларның максатын аңлату карала. Әлеге кампания ике этапта үтә: беренчесе – 2014 елның май-август айларында, ул яшүсмерләр өчен «Нәрсә турында әйтә алмыйсың?» исеме астында, икенчесе исә сентябрь-декабрь айларында ата-аналар өчен «Тәрбияләргә авыр. Шалтыратырга җайлы» исеме астында оештырылачак.

 

«Ышаныч телефоны» (8-800-2000-122) аша үз проблемаңны сөйләп, тиз арада психологик ярдәм алып була.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International