Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәге курслар барышында тиешле белем һәм күнекмәләр алу хисабына уңышлы эшмәкәр булырга теләүчеләргә булышлык итә.
«100 предприятие» дип исемләнгән программа 6 ай дәвам иткән коучинг-курсны үз эченә ала. Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәге укуга киткән чыгымнарның 70 проценттан артыгын финанслый.
Программада үз эшләрен ачарга теләгән физик затлар катнаша ала.
Юридик зат булып формалашуның барлык этапларын үткәч, булачак эшкуарлар исәп-хисап, юриспруденция, салым салу, интернетта сату итү серләрен үзләштерәчәк, шулай ук реклама нигезләренә, CRMда эшләргә, товар билгесен теркәү өчен тиешле документлар әзерләргә һ.б. өйрәнәчәк.
Әлеге программада катнашу турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 524-90-90, 8-905-039-32-13 телефоннары буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәгендә алырга мөмкин.