Актанышта чыгарылыш кичәсе

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Чыгарылыш кичәсе... Бу – олы тормыш юлына чыгар алдыннан 11 ел бергә белем алган сыйныфташлар, яраткан укытучылар белән соңгы тапкыр җыелу, күңелдәге иң матур теләкләрне җиткерү, рәхмәт сүзләре әйтү, истәлекләр белән уртаклашу, рәхәтләнеп күңел ачу бәйрәме.

Быел районда мәктәп тәмамлаган 161 егет-кыз өчен барысы да артта калды: иртән йокыдан торасы килмәүләр дә, кайвакыт шул йокы аркасында дәрескә соңга калулар да, өй эше хәзерләмичә “икеле“ алулар да... Юк, күңелсез булып истә калмаячак егет-кызлар өчен мәктәп тормышы. Күңелләргә уелып калырлык чараларның үзәгендә кайнау, олимпиада, спортта, төрле бәйгеләрдә җиңү яулап мәктәп линейкасында медаль, бүләкләр, грамоталар тапшырганда горурлык хисләре кичереп басып торулар, сәяхәтләргә барулар онытыламы соң инде?! Тәүге тапкыр мәхәббәт утында янулар да нәкъ менә мәктәп елларында була бит. Чыгарылыш кичәсендә мәктәп тормышындагы бик күп хатирәләр искә төшелгәндер...

 

Район Советы каршындагы мәйданда узган бәйрәмдә район җитәкчеләре чыгарылыш сыйныф укучыларына  соклануларын белдерделәр. Алар – уку алдынгылары, олимпиадалар җиңүчеләре, Татарстан чемпионнары, иң яхшы хоккейчылар, җыр-биюгә талантлы егет-кызлар.

 

– Бүген сезгә карап сокланабыз, үзебезнең мәктәп тәмамлаган чакларны искә төшерәбез. Сез дәүләт имтиханнарында сынатмавыгыз белән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны гына түгел, безне дә сөендердегез. Бүген барыгыз да кулларыгызга аттестат аласыз. Котлыйм сезне! Олы тормыш юлында югалып калмагыз, районыбыз йөзенә кызыллык китермәгез. Ак юл сезгә! – дип муниципаль район башлыгы Фаил Камаев укуда аеруча яхшы уңышларга ирешкән 5 укучыга үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге, социаль һәм агарту эше бүлеге,  мәгариф идарәсе җитәкчеләре Айдар Иманаев, Илкам Сираев, Васил Салихов спорт һәм сәнгать дөньясында кайнаучыларны, олимпиада һәм бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Бу кичне алар рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Мәктәп тормышы әнә шулай күңелдә матур хатирәләр генә калдырып тарихка күчте. Ә алда – катлаулы олы тормыш. Укырга керү, диплом алу, эшкә урнашу, гаилә кору... Әнә шул тормыш агымында адашмаска, максатыгызга ирешергә язсын сезгә, егет-кызлар!

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International