Райондашыбыз дипломга лаек булган

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге оператив дежурные, полиция майоры Илдар Корбанов Төньяк Кавказ регионына караган Ингушетия Республикасының Карабулак шәһәрендә 180 тәүлек хезмәт командировкасында булып кайтты. Биредә Россиядән 150 кеше хезмәт вазифаларын үтәгән. Алар террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашканнар. Райондашыбыз оператив хезмәт эшчәнлеге барышындагы югары күрсәткечләре өчен бүләкләргә һәм дипломга лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International