Хөрмәтле ата-аналар! Балачакның истә калырлык мизгелләрдән торуы бары тик Сездән тора. Балаларыгызның җәйге ялларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештыруда социаль яклау бүлегенә кайткан юлламалар ярдәм итәчәк.
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга август аенда Яр Чаллы шәһәрендәге “Солнечный” һәм “ Крылатый” сәламәтләндерү лагерларына 45 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләре өстәмә мәгълүмат алу өчен 3-02-80 телефонына шалтыратуларын сорыйбыз. Адрес: Актаныш, Юбилей урамы 45 йорт “Игелек узэге” 6 булмә.