Хөрмәтле райондашлар!

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” Республика хәйрия акциясе 2014 елны Республикада 8 нче тапкыр уздырыла. Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча быел бу акция июнь аеннан старт ала. Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү.

 

Безнең районда 2014-2015 уку елына 360 бала 1 нче сыйныфка   укырга бара. Шулар арасында аз керемле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар.

Һәрбер бала мәктәп бусагасына 1 нче тапкыр аяк басканда үзен бу дөнъяда кирәкле кеше итеп хис итәргә тиеш. Аның үз-үзенә ышанычы, дөнъяга карашыда шул вакытта гына дөрес формалаша. Бу бик мөһим нәрсә.

 

Шуларны истә тотып, Сезгә, хөрмәтле райондашыбыз, мөрәҗәгатъ итәбез. Үз мөмкинлегегездән чыгып, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары алу өчен акчалата ярдәм итүегезне сорыйбыз.

Белешмәләр өчен телефоннар: 3-02-80
3-14-11
3-11-46
Ярдәмнәрне Игелек үзәгенең 6 бүлмәсендә кабул итәбез.
 
Сезгә зур ышаныч белән: акцияне оештыру комитеты 2014 ел
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International