Әлеге закон абонентларның лицевой счетындагы акчаларын контент хезмәтләре яки күчмә радиотелефон элемтәсе хезмәтләре белән өзлексез бәйләнгән башка технологик хезмәтләргә түләү өчен аерым исәп-хисап счеты ачу юлы белән саклау мөмкинлеге бирә. Аерым счет ачканда, кәрәзле элемтә операторлары контент хезмәтләре өчен акчаны абонент рөхсәтеннән башка тотып калу хокукына ия булмый.