Хәтер ...
Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, ә яңадан-яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хәзерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра. Сугыш кырларында үлеп калган каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Шул уңайдан 22 июнь көнне Мәсәде авыл җирлегендә балалар белән һәйкәлләргә тере чәчәкләр салынды.