Мин Актаныштан читтә яши алмыйм!

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

23 июнь – якташыбыз язучы, журналист Әмирҗан Моталлаповка 80 яшь. Шул уңайдан, бүген – 23 июнь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә китап күргәзмәсе төзеп куелды һәм китап укучы балалар белән әдәби сәгать уздырылды. Язучының “Мин – Актанышныкы. Читкә китсәм, күкрәктәге сагыну хисенә чыдап булмый. Мин читтә күкрәк тутырып сулыш та ала алмыйм.” – дигән сүзләре китап күргәзмәбезнең эпиграфы итеп алынды. Якташыбыз белән таныштыруны шушы сүзләре белән башлап җибәрдек. Чара барышында балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар Шулай ук Әмирҗан абыйның балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле укулар оештырылды, “Бал сатучы төлке” әдәби-нәфис басмасына кергән әкиятләре белән таныштырылды.


 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International