Зур йөк машиналары өчен 32 градус эсселектә хәрәкәт чикләнә

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

22 июньнән Федераль әһәмияттәге юлларда зур йөк машиналары өчен хәрәкәт итү чикләнә.

 

 Бу хакта юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе бүлекчәсе начальнигы Рафак Ризванов хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, җәйге чордагы 32 градустан да югары булган эсселек вакытында хәрәкәт иткән зур техника юлларны боза икән.

 

-20 майдан 31 августка кадәр, көндезге температура 32 градуска җиткән очракта, региональ юлларга да чикләүләр кертелде,- ди ул.  

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International