Кичә, 22 июнь көнне – Бөек Ватан сугышы башланган көн, Актаныш муниципаль районында Хәтер һәм матәм көне буларак Җиңү паркында район халкы катнашында митинг белән узды.
Митингта район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урыбасары Ландыш Шәмсунова, район ветераннар советы җитәкчесе Мирсәлим Сәетов катнаштыллар. Митингта сугыш ачысын тойган ветераннарыбыз да чыгыш ясадылар. Ахырда мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.
Хәтер – мәңгелек, диләр. Миллионлаган югалтулар, онытылгысыз кайгы-хәсрәтләр китергән сугыш афәтен хәтерләрдән җуеп ташларга хакыбыз юк.