Кәбестәне үстерә белмибез, барыбер корт ашап бетерә, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кер сабыны алып, аны угыч аша чыгарыгыз да, шуны кәбестә яфракларына сибегез. Күпмедер өлеше яфракларда калыр, калганы туфракка коелыр. Шуннан лейка белән су сибегез. Бу тирәгә бер күбәләк тә килмәс.
Тагын бер ысул. Энә, җеп алыгыз да, ак йомырка кабыкларын җепкә тезегез. Шул җепне кәбестәләр өстенә сузыгыз. Күбәләкләр өстән генә карап үтәр, кәбестәгә якын килмәс.