Игътибар: Актанышта “Трактор-прицеп“ операциясе

2014 елның 22 июне, якшәмбе

Үзйөрешле машиналардан һәм техниканың башка төрләреннән файдалануның иминлеген тәэмин итү максатында, шулай ук кешеләр җәрәхәтләнүен һәм һәлак булу очракларын мөмкин кадәр киметү өчен Гостехнадзор идарәсе Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә 9 нан 30 июньгә кадәр “Трактор-прицеп“ шартлы исеме астында операция оештыра.

 

Күп төрле техниканы колачлый алсын өчен ул машиналарның басуларга массакүләм чыгуы чорында үткәрелә. Гостехнадзор һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тракторлар һәм аларның тагылмаларының теркәлүен, дәүләт техник каравы үтүен, механизаторларның әлеге категория машиналар белән идарә итүгә рөхсәте булуын тикшерәләр.

 

-Кызганычка каршы, бар кеше дә юлларда иминлек чараларын үтәми. Шәхси үзйөрешле машина хуҗалары аерым игътибарга лаек. Аларның кайберләре аңлы төстә дәүләт теркәвеннән һәм техниканы карауга бирүдән читләшәләр, - дип аңлатма бирә Гостехнадзорның Актаныш районы бүлеге начальнигы Илдус Хәкимов. – Исегезгә төшерәм, бозулар өчен штраф суммасы шактый артты. Мәсәлән, дәүләт билгеләре булмаган транспорт чарасы белән идарә итү йөртүчегә 5000 сумга яки 1-3 айга хокуклардан мәхрүм итүгә төшә. Исерек хәлдә яки хокуклары булмаган йөртүчеләргә идарә итәргә рөхсәт биргән вазифаи затларга 20000 сум күләмендә штраф салына.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International