Бүген Казанда төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы үтә. Милли матбугат яшәеше һәм үсеше проблемаларына багышланган әлеге форум программасында Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортын карау да бар. Форумда «Актаныш таңнары” газетасы җаваплы секретаре Рәмзия Зәкиева катнаша.