20 июнь – Бөтендөнья филләрне зоопаркларда яклау көне . Шул уңайдан, Актаныш балалар үзәк китапханәсендә, “Алар ирек сорый!” исеме астында, китапханәгә йөрүче балалар белән , слайд презентация үткәрелде.
Бу көн, беренче тапкыр “Хайваннарны саклау” оешмасы инициативасы белән, 2009 нчы елда билгеләп үтелде. 2009 елның 20 июнендә узган бу чарада Америка актрисасы һәм шушы оешманың актив члены Лили Томлин түбәндәге мөрәҗәгать белән чыгыш ясады: “ Филләр кечкенә шәһәр зоопаркларында коллыкта интегеп яшәр өчен тумаганнар. Мин, барча кешеләрне дә, 20 июньдә филләрне саклау, яклау чарасында катнашырга чакырам. Филләргә бик кирәк гигант үзгәрешләрне тормышка ашырырга ярдәм итик! Мин ышанам, һәр аек фикер йөртүче, зоопарк вольерлары бу гигантларны җитәрлек иркенлек һәм киңлек белән тәэмин итә алмаганын аңлый. Шуңа күрә, бу мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә һәм кешеләрнең протест белдерүләре һәм үзгәрешләр кертүне таләп итүләре кирәк. Филләрне зоопаркларда тотуның һәлакәтле гамәлен туктатырга вакыт җитте!”.
Балаларга шушы мәгълумат бирелде һәм аларның да үз фикерләре тыңланды.


