Махсус режим 1 июльгә кадәр

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

Урманнарга янгын куркынычы янау сәбәпле, ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә республика территориясендә кертелгән янгынга каршы махсус режим 1 июльгә кадәр дәвам итә.

 

Минзәлә урманчылыгы шушы чорда гражданнарның урманга барудан һәм транспорт чаралары белән урманнарга керүдән тоткарланып торуларын сорый.

 

–Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гаепле затлар, килгән зыянның күләменә бәйле рәвештә, дисциплинар, административ яки җинаять җаваплылыгына тартылалар. РФ КоАПның 8.32 нче маддәсе нигезендә гражданнар өчен штраф күләме 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 7 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 50 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәр. РФ Җинаять кодексының 261 нче маддәсе нигезендә 250 мең сумнан 400 мең сумга кадәр күләмдә штраф, яки 100 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штраф белән 8 елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү каралган, – дип хәбәр итә Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Марсель Ханнанов.

 
Исегездә тотыгыз!
 

Урманнарда янгын очрагына тап булсагыз, бу хакта кичекмәстән 01 телефонына (кәрәзле телефоннан 010) яки урманны саклау буенча турыдан-туры линиягә 8-800-100-94-00 телефоны буенча шалтыратыгыз.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International