2014 елның 1 маеннан 229–ФЗ номерлы “Элемтә турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон (2013 елның 23 июленнән) көченә керде.
Закон буенча абонентның шәхси счетында контент яки башка хезмәт күрсәтүләр, технологик яктан өзлексез тоташтырылган күчмә радиотелефон элемтәсе хезмәт күрсәтүләре белән бәйле түләүләргә аерым счет ачу юлы белән үз акчаларын саклап калу мөмкинлеге каралган.
Аерым счет ачкан очракта кәрәзле элемтә операторларының абонентның ризалыгыннан башка контент хезмәт күрсәтүләр өчен акчаны аның төп лицевой счетыннан алырга хакы юк.