Актанышта «Динамо» Балалар фонды призларына Сабантуй милли-спорт бәйрәме булды

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
 

Актанышта 17 июньдә «Динамо» Балалар фонды призларына Сабантуй милли-спорт бәйрәме булды. Анда кадет интернат-мәктәбе,  сәләтле балалар өчен гимназия-интернат , 1 һәм 2 санлы Актаныш урта мәктәпләре, Такталачык коррекцион мәктәбе һәм Актаныш полиция хезмәткәрләре балалары командалары катнашты. Яшь спортсменнарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов тәбрикләде.

 

Кискен көрәш нәтиҗәсендә мини-футбол буенча Актаныш полиция хезмәткәрләре балалары җиңде, ә “Күңелле стартлар”да сәләтле балалар өчен гимназия-интернат командасы өстен чыкты. Милли көрәштә 40 килограммга кадәр үлчәүдә Иске Богадыдан Илгизәр Нурлыев, 45кг-Яңа Әлемнән Раббани Нургалиев, 50 кг-Актаныштан Денис Муллахметов җиңде. Абсолют батыр булып та Денис Муллахметов танылды.Барлык җиңүчеләргә призерларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International