Актанышта бүген, 17 июньдә «Динамо» Балалар фонды призларына Сабантуй милли-спорт бәйрәме башланды. Анда кадет интернат-мәктәбе, “Бүләк” сәламәтләндерү лагере, 1 һәм 2 санлы Актаныш урта мәктәпләре, Такталачык коррекцион мәктәбе һәм Актаныш полицейскийлары балалары командалары катнаша. Яшь спортсменнарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов тәбрикләде