Авылыбызга иман нуры иңде!.

2014 елның 17 июне, сишәмбе
6 июнь көнне Чалманарат авылында авылыбызны нурга күмеп, халкыбызны сөендереп иман йорты-мәчет ачылды. Авылыбызга мәчет бик кирәк иде, мәчетле авыл иманлы була бит ул. Мәчет төзү -  изге эшләрнең иң изгесе. Бу изге эшне авылыбызның хөрмәтле кешесе Фагил Бариев Абил улы җитәкләгән" Наратлы" җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыять үз көче белән башкарды. Шушы олы, изге гамәлне башкаручыларга һәм барлык матди ярдәм күрсәтүчеләргә халык бик рәхмәтле. Бу көнне мәчетебездә беренче җомга намазы укылды. Мәчет ишекләре һәркөнне. һәркем өчен ачык.
Әлхәмдулиллаһ иман нуры иңә,
Иман нуры иңә авылга.
Аллаһ йорты бүген-авыл күрке,
Ябылмасын иде тагын ла.
Һәркөн иртән кояш чыгышында
Яңгырасын азан тавышы.
Изге эшләр, изге бәйрәмнәрнең
Үткәрелсен монда һәр ашы.
Яшь парларга никах укылсын да,
Сабыйларга исем кушылсын.
Зур эшләргә нигез салганда да,
Догалары монда кылынсын.
Шундый мәрхәмәтле җитәкчеләр
Булган өчен бу йорт калыкты.
Изге йорты, изге эше белән,
Сөендерде бүген халыкны.
Сезгә булган олы рәхмәтебез,
Кояш кебек янсын, яктырсын.
Җан җылысы салган эшегезнең,
Буыннарга җитсен чаткысы.
Я бер Аллам! Бүген һәммәбезнең
Күзләрендә шатлык яшьләре.
Иман йорты нурын сүндермичә,
Дога кылсын карты, яшьләре.
Мөнәҗәтен көйләп авыл бүген,
Кыйбласына таба юл алды.
Ходаемның биргән изге көне, 
Тарих битләренә язылды.
           "Иман" нуры" Түбән Гәрәй авылыннан Ландыш Харисова шигыре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International