Сәламәтлек саклауда кадрлар мәсьәләсе

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

Югары квалификацияле медицина кадрларын сәламәтлек саклау өлкәсенә тарту һәм Татарстан республикасында медицина ярдәменнән файдалана алу дәрәҗәсен күтәрү максатында 2014 елның 25 февраленнән ТР хөкүмәтенең “2014 елда дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә эшкә алынган табиб-белгечләргә, клиник-лаборатор диагностика табибларына ТР хөкүмәтенең грантлары турында” карары көченә керде. Торак шартларын яхшыртуга грант бирү тәртибе расланды, аның суммасы бер белгечкә 500 мең сум тәшкил итә. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы ТР хөкүмәтенең грантларын алу тәртибе турында нигезләмәне раслады.

 

Актаныш  районында сәламәтлек саклау учреждениеләренә югары квалификацияле 21 белгеч кирәк.

 

Грантлар алу буенча телефон һәм җаваплы кеше: Актаныш район үзәк хастаханәсе кадрлар бүлеге башлыгы Ләйлә Сафина. Белешмәләр өчен телефон 8(85552) 3-15-84.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International