Татарстан парламенты V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар көнен билгеләде

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

Татарстан парламенты V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнен 2014 елның 14 сентябренә билгеләде. Бу турыда карар  ТР Дәүләт Советының 52нче утырышында кабул ителде.

 

Утырышта Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов, республика дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

 

Республика парламенты җитәкчесе IV чакырылыш ТР Дәүләт советының вәкаләтләре 2014 елда чыгуын искә төшерде. Сайлаулар катнаш система белән үтәчәк: 50 кеше партия исемлекләре буенча, 50 кеше бер мандатлы округлардан сайлана.

 

2015 елда Татарстан президентын һәм муниципаль органнарга сайлау була, 2016 елда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар көтә, 2018 елда РФ президентын сайлау булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International