Юлларда мотоциклчылар һәлак булу аркасында бөтен Татарстанда тикшерүләр үткәрелә

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

Республика юлларында бу төр техника белән идарә итү хокукы булмаган кешеләрнең һәлак булулары ешаю аркасында Татарстанда “Мотоцикл” декадасы үткәрергә карар бирелде. Декада барышында юлларда йөрү кагыйдәләрен бозучы мотоциклчылар ачыкланачак.

 

Чара 10 июньнән 20 июньгә кадәр үткәрелә. Анда ДПС нарядлары патруль мотоциклларында эш итәчәк. Үз техникаларын тиешле тәртиптә теркәтмәгән мотоциклчыларга аерым игътибар биреләчәк.

 

Ел башыннан бирле Татарстанда мототехника катнашында 95 юл-транспорт вакыйгасы булган, нәтиҗәдә 8 кеше һәлак булган, 101 кеше тән җәрәхәтләре алган. Май аенда шундый аварияләр нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булган, 43 кеше җәрәхәтләнгән. Майда һәлак булган мотоциклчыларның берсенең дә тиешле категория техника белән идарә итү хокукы булмаган. 25-28 май көннәрендә генә Әлмәт, Чистай һәм Нурлат районнарында мотоциклчылар катнашындагы аварияләрдә 4 кеше һәлак булган. Барлык очракларда да мотоцикллар тиешле тәртиптә регистрация үтмәгән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International