14 июнь көнне Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуга багышланган Изге Болгар җыены булып узды. Мөселман халыклары өчен изге көн булып саналган чараларда 30 меңгә якын кеше катнашты дип фаразлана. Әлеге вакыйгалардан актанышлылар да читтә калмады. Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев рәислегендәге делегация иртәнге 3 тә Изге Болгарга юл алды.
Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итүе истәлегенә төзелгән бина – “Истәлек билгесе” каршында узган җыенның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казахстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре, илнең төрле төбәкләреннән вәкилләр катнашты.
Чаралар программасы күп төрле булуы белән аерылып торды. Рәсми затлар "Ак мәчет" комплексының конференц-залында ислам дине лидерлары белән очрашты, Коръәннәр күргәзмәсе белән танышты. Җыенның ачылышында Рөстәм Миннеханов республика җитәкчелеге исеменнән катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. "Бәйрәмебез матур булсын! Әлеге җирлектә ел саен очрашырга насыйп булсын!" – дип үзенең теләкләрен җиткерде Татарстан Президенты.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин соңгы елларда илдә дини яңарыш күзәтелүен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, Россиядә 7,5 меңләп мәчет эшли, Татарстанда мөселманнарның 1,5 меңгә якын дин йорты бар. Аннары Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына өлеш керткәннәре өчен Рөстәм Миннехановка һәм Минтимер Шәймиевкә "Әл-Гыйззәт" орденнарын тапшырды.
Чыгышлар концерт программасы белән алышынды. Анда мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды, Коръән-хафизлар чыгыш ясады.Аннан соң рәсми затлар һәм барча мөэмин-мөселманнар, күмәкләшеп, Җәмигъ мәйданында өйлә намазын укыды.