Һәр елны июньнең өченче якшәмбесендә Россия, Беларусь, Украина, Әрмәнстан һәм Молдова илләрендә традиция буенча Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Бу хакта 1980 елның 1 октябрендә СССР Верховный Советы президиумының указы чыккан иде.
Табиб профессиясе - дөньяда иң борынгылардан берсе, хәзер дә ул бөтен җирдә иң кирәклеләрдән. Безнең һәркайсыбыз бер тапкыр булса да ярдәм сорап докторга мөрәҗәгать итми калмагандыр. Чөнки бит кеше тормышының башланган көнендә – дөньяга килгән чакта ук докторларның турыдын туры катнашы була. Ә хәзерге сәламәтлек саклау системасы, табибларның тырышлыгы авыруларны дәвалауга, кешенең сәламәтлеген саклауга гына түгел, ә үстерүгә дә юнәлеш тота.