Редакциядә кунаклар бар

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Актаныш районы Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары редакциябезгә кунакка килделәр. Чаллыга сәяхәтне аларга алдынгы сыйныф булганнары өчен мәктәп директоры Илсур Ялалов бүләк иткән. Балалар "Дельфинарий"да булганнар, аннары без аларны редакциябәздә каршы аддык. Шәһәргә балалар сыйныф җитәкчеләре Лилия Гардиева һәм командир-тәрбияче Радис Мокимов белән килгәннәр. Сыйныфта барлыгы 12 бала белем ала. Алар арасында Актаныш, Мөслим, Башкортостанның Илеш районныннан да килеп укучы кадетлар бар. Факил Сафин аларга редакциянең оешу тарихы, газета чыгару нечкәлекләре хакында сөйләде. Аннары автографын куеп, теләкләр язып үзенең китапларын бүләк итте. Алга таба укучылар газетаның битләргә ничек салынуы, корректура эшен дә күзәтә алдылар. Кадетлар барлык укучылардан да беренче булып, чыгасы саннарның макетларын күрделә. Балалар "Көмеш кыңгырау"ны яратып укыйлар, хәзер инде редакциябез белән дә танышкач, үзләре күп-күп язмалар торырга булдылар. Очрашу ахырында истәлек өчен фотоларга төштек.

«Көмеш кыңгырау» материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International