Адай һәм Куян авыллары мәчетләрендә балалар өчен дини лагерьлар эшли башлады. Теләгән малайлар һәм кызлар килсеннәр, аларга биредә күңелсез булмас. Каникулда әбиләре-бабалары янына кунакка кайтучы балаларны да мәчетләрдә көтеп калалар. Анда алар ял да итәләр, шул ук вакытта гарәпчә укырга-язарга да өйрәнәләр. Дини лагерьлар әле 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Балам әдәпле-әхлаклы булып үссен, Коръән укырга өйрәнсен дип теләүче ата-аналар бу яңалыкны шатланып кабул итәрләр.
Ә Актанышның Җәмигъ мәчетендә дини лагерь алдагы дүшәмбедән башланачак, дип хәбәр итте район мөхтәсибәте.
Чыганак: “Актаныш таңнары” газетасы