Сабантуйда ат чабышы нәтиҗәләре

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Район ат спорты федерациясе экс президенты Р.Салихҗанов призына узган 1 нче чабышта Альберт Галәветдинов иярләгән Крахмал кушаматлы айгыр беренчелеккә ия булды (“Ташкын“ ҖЧҖе), Айнур Фәтхетдинов иярләгән Шквал (район авыл хуҗалыгы идарәсе) – II, Ильяс Насыйбуллин җитәкчелегендә Ладный кушаматлы айгыр (“Ташкын“ ҖЧҖе) III булып килде. “Ташкын“ның атлары 2 нче узышта да сынатмады. Илдус Шәрхетдинов идарәсендә Пейсчип айгыры – I, район башлыгының Айнур Фәтхетдинов җитәкчелегендә узышкан Ахилл айгыры – II, Айрат Могалимов җитәкчелегендә көч сынаган Самородок – III урында.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы призына чапкан 3 яшькә кадәрге чиста токымлы чабыш атлары арасында Алмаз Габдуллин иярләгән Спектр кушаматлы айгыр (район авыл хуҗалыгы идарәсе) – I, Риман Ханов җитәкчелегендә көч сынаган Фәндүс Гариповның Эфект кушаматлы айгыры – II, Алмир Әгъләмов иярләгән Мәхтүмә кушаматлы бия (“Ташкын“ ҖЧҖе) III урында.

 

Район хакимияте башлыгы призына 3 яшьтән югары чиста токымлы чабыш атлары арасында хакимият башлыгының Алмаз Габдуллин иярләгән Ясон кушаматлы айгыр – I, Илшат Тимировның Фазенда кушаматлы бия – II, Руслан Нурсубуллин иярләгән Сервелла (“Таң“ ҖЧҖе) III урыннарга ия булдылар.

 

Район ат спорты федерациясе башлыгы Р.Миңнеханов призына узган хуҗалык атлары арасындагы ярышта Риман Ханов идарәчелегендә Вальс кушаматлы бия (“Нур“ ҖЧҖе) – I, Дилфас Нурлыев җитәкчелегендә көч сынаган Герда кушаматлы бия (“Тамыр“ ҖЧҖе) – II, Рамил Хөсәеновның Алмаз Гайнанов иярләгән Авиза III урыннарда.

“КаМП“ компаниясе призына узган җигүле атлар арасында Ильяс Шәемов идарәсендәге Герцогиня (“Таң“ ҖЧҖе)– I, Назим Салихов идарәсендәге Азик (“Әнәк“ агрофирмасы) – II, Азат Фәйзуллин җитәкчелегендәге Каспий (“Актаныш“ агрофирмасы) – III урыннарга ия булдылар.

 

Йөк төяп чабучы атлар чабышында I – III урыннарны Илгинә Гәрәева идарәчелегендә Алмачуар (“Ташкын“ ҖЧҖе), Ильяс Шәемов идарәчелегендә Амазонка (“Таң“ ҖЧҖе), Рушан Якупов идарәчелегендәге Йолдыз (“Нур“ ҖЧҖе) яулады.

 
Чыганак: "Актаныш таңнары" газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International