10 июнь көнне Иске Балтач авылында райондагы сыендыручы гаиләләр белән балалар Сабан туе уткәрелде.
Гаиләләр өч ятим һәм караучысыз калган бала тәрбияләүче Гөлсем һәм Флорит Харисовлар гаиләсендә булып, ата-аналар белән балаларның җәйге ялын үткәрү, законнардагы үзгәрешләр, балалар тәрбияләүдәге проблемалар турында сөйләштеләр.
Очрашуның калган өлеше Иске Кормаш авылы сабантуе җирендә дәвам итте. Бәйрәм төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барды. Балаларга бүләкләрне район хакимияте һәм ата-аналар үзләре дә әзерләгән иде.