Яңа китап яңа дуска тиң! Гүзәл китаплар - гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш. 10 июнь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә, китап сөюче балалар катнашында, “Яңа китаплар көне” булып узды. “Китап белән дус булганның һәр ягы була күркәм”, — дигән сүзләр кичәгә эпиграф булып яңгырады.
Чара барышында 21 исемдәге китапка күзәтү ясалды, китаплар хакында кыскача мәгълүмат бирелде. “Татар телендә яңа басмалар” дип аталган күргәзмә белән балалар китапханәсе хезмәткәрләре таныштырды. "Китап – белем чишмәсе” дип юкка гына әйтмәгәнәр. Һәр яңа китап – ул яңа ачылышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр... Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз. Китапханәче Лилия Хәмидуллина укучыларны җәлеп итү максатыннан әсәрләрдән кызыктырырлык өзекләр укып ишеттерде. Чараның азагында китап сөючеләр фикер алышты, яңа китаплар белән якыннан танышты.
Элек-электән безнең татар халкы укымышлы булган. Халкыбызда “Китапсыз күңел — буш күңел” – дигән әйтем бар.
Кадерле китап сөюче дусларыбыз! Сезне балалар китапханәсендә көтеп калабыз. Яңа китаплар арасыннан үзегезнең күңелегезгә хуш килердәй китапларны табарсыз дип ышанып калабыз.
Китап-хикмәт: битен ачкан саен
Күңел күзем минем ачыла,
Көндез кояшым ул, төнлә аем,-
Китап илтә таңнар каршына!.
(Нури Арсланов “Китап”).