Татарстан Дәүләт Советының 52нче сессиясе узды. Атна азагында бәйрәм көннәре булу сәбәпле, бу юлы утырыш, гадәттәгечә, пәнҗешәмбе түгел, ә дүшәмбе үк үтте. Парламент утырышының көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатларын сайлау датасын билгеләү иде.
Билгеле булганча, 2014 елда дүртенче чакырылыш депутатларының вәкаләтләре тәмамлана. Шуңа да алдагы киләсе биш елда республика мәнфәгатьләрен кайгыртучыларны яңадан сайларга кирәк. Утырышта бу мөһим чараны быелның 14 сентябрендә – Бердәм тавыш бирү көнендә үткәрергә карар кылдылар.
Дәүләт Советы депутатларын сайлау катнаш система буенча узачак - 50 кеше партия исемлеге буенча, 50се бер мандатлы округлар буенча сайланачак. Парламент депутатлары илдәге бүгенге вәзгыятьне исәпкә алып, сайлаулар гадел һәм чиста үтәргә тиешлеген ассызыклап үтте. Фәрит Мөхәммәтшин исә аларның закон нигезендә узачагында шиге булмавын билгеләде.
Бүгенге утырышта депутатларга Хисап палатасының 2013 елгы эшчәнлеге турында мәгълүмат та тәкъдим ителде. Шулай ук депутатлар каршында Татарстан финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Ул республиканың 2013 елгы бюджет үтәлеше турында сөйләде. Депутатлар быелгы бюджетка да өстәмәләр кертте. Аерым алганда, төп финанс документның керем өлешенә 8,7 миллиард сум өстәлде. Алар нигездә авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә, ташламага лаеклы кешеләрне дарулар белән тәэмин итүгә, физик мөмкинлекләре чиклеләргә ярдәмгә, балалар бакчаларын төзекләндерүгә тотылачак, дип хәл ителде.
Гомумән алганда, Татарстан бюджетының керем өлеше 150,9 миллиард сум, ә чыгымнары 162,8 миллиард сум булачак. Шулай итеп, бюджет дефициты 11,9 миллиард сум дип билгеләнгән.