Татарстанда этләрнең сигез токымы куркыныч тудыра дип танылды. Аларның хуҗалары этләрен ике айлык булганчы теркәтергә тиеш. Куркынычлы төрләргә питбультерьер, Көньяк Африка бурбуле, карел аю эте, анатолия карабашы, стаффордшир терьеры, кавказ и урта азия овчаркалары керә. Киләсе елдан башлап теркәлмәгән этләрнең хуҗаларына этләрен урамга алып чыгу һәм күп квартирлы йортларда тоту тыела. Моннан тыш, “куркынычлы” этнең хуҗасы күршеләреннән аны тотарга рөхсәт сорарга тиеш. Бердән артыграк эт тоту өчен дә күршеләрнең язма ризалыгы кирәк.