Кичә, 6 июньдә Актаныш районының Чалманарат һәм Чат авылларында яңа фельдшер–акушерлык пунктлары ачылды. Модульле бина республика программасы буенча төзелгән. Аның бәясе якынча 2 млн. 800 мең сум белән исәпләнә. Объектны сафка бастыру белән “Азнакай Нефтемаш” җәмгыяте шөгыльләнгән.
Чалманарат авылында сәламәтлек саклау учреждениясен кулланылышка тапшыру тантанасында катнашкан район башлыгы Фаил Камаев искәртүенчә, соңгы елларда төбәгебездә медицина тармагын үстерүгә зур игътибар бирелә. Район башлыгы авыл халкына мөрәҗәгать итеп: “Сезгә ФАПка профилактика өчен генә килергә язсын. Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек телим!”– диде.
Чалманарат ФАПы 150 кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә зур эш стажы булган Илмира Вәлиева мөдирлек итәчәк. Моңа кадәр ул узган гасырның 60-нчы елларында төзелгән иске бинада хезмәт куйган..